Аксубай районында барлык мәйданнарның 96 процентына сабан культуралары чәчелгән
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында барлык мәйданнарның 96 процентына сабан культуралары чәчелгән

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә чәчү эшләре тәмамланып килә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 27 майга, 33201 гектар мәйданга сабан культуралары чәчелгән. Процентлар нисбәтендә бу планлаштырылган күләмнең 96 процентын тәшкил итә.

«Чистополье» ХКның «Аксу Агро» АФда, «Волга-Селект», «Актай» һәм «Колос» ҖЧҖдә язгы бөртекле культуралар чәчү төгәлләнгән.

Чәчү эшләре белән беррәттән район кырларында чәчүлекләрне тәрбияләү бара.


Нет комментариев