Аксубай районында балалар бакчалары тәрбиячеләренең квалификацияләрен күтәрү курслары узды
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында балалар бакчалары тәрбиячеләренең квалификацияләрен күтәрү курслары узды

Тәрбиячеләр квалификацияләрен район чикләреннән чыкмыйча, бистәнең балалар бакчалары мәйданчыкларында күтәрделәр.

Курсларның төп көн тәртибенә педагогик диагностика нигезендә Федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыру булды. Шул исәптән беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләренә ия булу.

Стажировкалар ике мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе мәйданчыгында: «Буратино» һәм «Кояшкай» балалар бакчасында үтте. Ачык дәресләр, мастер-класслар һәм эшлекле уеннар үткәрелде.

– Стажировкалар иҗади хезмәттәшлек мохите шартларында узды һәм педагоглар эшчәнлегенең югары нәтиҗәлелеген күрсәтте,– дип билгеләп үтте мәктәпкәчә белем бирү буенча методист Гөлсирә Хәйруллина.


Нет комментариев