Аксубай районында архив эше буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова булды
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында архив эше буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова булды

Эш көне район Советы бинасында туган якны өйрәнүчеләр, шәхси генеалоглар, район тарихына битараф булмаган гражданнар белән очрашудан башланып китте.

Киңәйтелгән киңәшмәне район башлыгы Алмаз Мингулов ачты.

– Безнең алда район торак пунктларының тарихларын төзү буенча бурычлар тора, аларның һәркайсында үз авылы, районы, республикасы үсешенә зур өлеш керткән кешеләр бар, – дип билгеләп үтте ул. – Бу җәһәттән безгә республика Дәүләт комитеты белән бергәләп эшләргә туры киләчәк.

Гөлнара Габдрахманова республикада халык шәҗәрәләрен төзү өчен цифрлы база булдыру планлаштырылуы турында сөйләде.

– Безгә Республикада туган кешеләрнең нәсел тарихын (шәҗәрәсен) төзү өчен безгә 111 миллион документны (метрика китапларын) тәрҗемә итәргә кирәк булачак, – диде ул. – Бу эшкә гарәп язуын, иске рус, иске татар телләрен яхшы белгән осталарны тарту мөһим. Шуңа күрә, шәҗәрәнең дөрес булуы бары тик грамоталы тәрҗемәгә генә бәйле.

Гөлнара Габдрахманова әйтүенчә, архив эше буенча Дәүләт комитеты үткәргән шәҗәрә бәйгеләре тикшерүчеләрнең киң даирәсен ачыклаган.

Очрашу аудитория белән диалог форматында узды. Туган якны өйрәнүчеләр тикшеренү эшләре тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Киңәйтелгән утырышта архив материалларыннан файдалану, шәҗәрә тикшерүләрен уздыру алымы һәм бәйсез тикшеренүчеләр белән дәүләт архивларының хезмәттәшлек мөмкинлекләре мәсьәләләре каралды.

Киңәшмәдән соң Гөлнара Габдрахманова район архивында булды, анда документларны саклау шартлары, учреждениенең матди-техник җиһазланышы һәм белгечләр эше белән танышты. Кыйммәтле тарихи документларның сакланышына һәм фондларны цифрлаштыру перспективаларына аерым игътибар бирде.

– Шәхси генеалоглар һәм муниципаль архивлар эше – Татарстан халыкларының тарихи хәтерен саклауның мөһим элементы, – дип ассызыклады ведомство җитәкчесе эш сәфәренә йомгак ясап. – Без республика районнарында гаилә тарихы белән кызыксынуның артуын күрәбез, һәм безнең бурыч – сыйфатлы тикшеренүләр өчен бөтен шартларны тудыру.

Татарстан Республикасы Дәүләт архив эше комитеты рәисенең эш сәфәре республика районнарында архив эшен үстерүгә юнәлтелгән системалы эшнең бер өлеше булды, шулай ук генеалогия һәм туган якны өйрәнү өлкәсендә дәүләт оешмалары белән шәхси тикшерүчеләр арасындагы хезмәттәшлекне ныгытты.


Нет комментариев