Аксубай районында «Җәяүле» операциясе уза
2025 елның 20 июненнән 29 июненә кадәр Аксубай районы территориясендә «Җәяүле» профилактик чарасы уза.
Юл-транспорт травматизмын кисәтү максатларында җәяүлеләр катнашында «Җәяүле» оператив-профилактик чарасы үткәрелә.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, җәяүлеләр хәрәкәтендә өстенлек булдырмауга, шулай ук җәяүлеләрнең юлның тиеш булмаган өлешеннән һәм светофорның тыелган сигналында юл аша чыгуына бәйле хокук бозуларга игътибар биреләчәк.
Моннан тыш, урам-юл челтәрен тоту кагыйдәләрен үтәүне, юл кырыйларының, тротуарларның һәм җәяүлеләр өчен юлларның торышын, җәяүлеләр өчен юл коймаларының бөтенлеген һәм ясалма яктыртуның эшкә сәләтлелеген тикшерү көчәйтеләчәк.
Җәяүлеләргә шулай ук тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә хәрәкәт иткәндә яктылык кайтаручы элементларны кулланырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев