Чуаш Енорускиносы авылында Хәрби дан мемориалында Әфган сугышында һәлак булган Владимир Маркинга һәм МХО зонасында нацизм өстендә җиңү өчен гомерен биргән Юрий Красновка мемориаль такталар ачылды.
Бу төрле буын кешеләре, ләкин аларны туган, үскән урыннары һәм Ватан хакына кылынган батырлыклары бәйли. Мәктәп бинасы каршындагы Хәрби һәйкәл янында тантаналы митинг узды. Авыл халкы, укучылар, педагоглар һәм кунаклар каһарманнарга хөрмәт йөзеннән җыелдылар. Форпост хәрәкәтендә катнашучылар мемориал янында мактаулы вахтада тордылар. “Ватанга хезмәт итәм” ветераннар иҗтимагый оешмасы вәкилләре тантаналы рәвештә байраклар белән тезелеп бастылар.

Истәлек такталары куюда катнашучыларга рәхмәт сүзләре белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Станислав Зайцев мөрәҗәгать итте.
– Якташларыбыз моннан күп еллар элек Әфганстанда, бүгенге көндә Украинада хәрби бурычларын намус белән һәм лаеклы үтәделәр, – диде ул. – Аларның батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр. Сугышчыларның якыннарының кайгысын уртаклашасы һәм әлеге вакыйга кысаларында Геройлар хөрмәтенә чаңгы ярышлары уздырылуын әйтәсе килә – алар турындагы истәлекләр исән һәм яшәячәк.
Митингта катнашучыларга ветераннар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Виталий Маркин мөрәҗәгать итте.
– Юрий Красновның әти-әнисе алдында түбәнчелек белән баш иябез (Владимир Маркинның әти-әнисе дөньяда юк инде). Сез чын герой тәрбияләгәнсез. Без аларны беркайчан да онытмаячакбыз.
Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков Виталий Маркин җитәкчелегендәге «Ватанга хезмәт итәм» иҗтимагый оешмасы активистларына каһарманнар турындагы истәлекне мемориаль такталарда мәңгеләштерүдә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Мемориаль стеладан ак җәймәне төшерделәр. Тантанада катнашучылар обелискка чәчәкләр салдылар һәм геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Маркин Владимир Агафонович 1968 елның 1 октябрендә Чуаш Енорускиносы авылында балта остасы Агафон Петрович һәм немец теле укытучысы Ольга Романовна Маркиннар гаиләсендә туа. Беренче класска Вова җиде ярым яшендә бара. Ул тәртипле, яхшы малай була. Аңа барлык предметлар да кызыклы була. Ул китаплар, журналлар, газеталар укырга ярата. 1986 елның көзендә Владимир армиягә алына, Ашхабадта өйрәнүләр уза. Хезмәте вакытында катлаулы сугышчан бурычларны хәл итәргә сәләтле булуын күрсәтә, авыр минутларда иптәшләренә ярдәмгә килергә әзер булган җаваплы солдат була.
1988 елның июлендә әти-әнисе улыннан соңгы хат ала. Әфганстан Республикасында хәрби биремне үтәгәндә Владимир авыр яралана. Ул 1988 елның 18 июлендә вафат була. Владимир «СССР Кораллы Көчләренә 70 ел», «Сугышчан казанышлары өчен», «Рәхмәтле Әфган халкыннан сугышчы-интернационалистка» медальләре белән бүләкләнгән.

Краснов Юрий Иванович 1976 елның 12 февралендә Чуваш Енорускино авылында күп балалы гаиләдә туа. Әтисе Иван Дмитриевич – тракторчы, әнисе Виветта Илларионовна – сыер савучы. Бер-берсенә ярдәм итеп, тату яшиләр. Юрий эш сөючән, тыйнак малай булып үсә. Балачактан ук эшкә өйрәнгән, әти-әнисенә хуҗалыкта ярдәм иткән. Армиядә хезмәт итә, аннары СПТУда электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы һәм Самара шәһәрендә бораулаучы ярдәмчесе булырга укый. 2015 елда алтынчы разрядлы каравылчыга курслар уза. Ул эретеп ябыштыручы да, монтажчы да, төзүче дә булган. 2002 елның 23 августында өйләнә. Гаиләдә ике кыз туа. Махсус хәрби операция башлангач, ул читтә калмамый. Бабалары кебек, Ватанны саклауга баса. Береннче укчылар бүлекчәсенең, 1нче укчылар взводы, 1нче укчылар ротасы, 1нче укчылар батальон Ефрейторы 2024 елның 17 маенда Донецк Республикасының Покров районы Нетайлово торак пунктын нацистлардан азат иткәндә батырларча һәлак була. Күрсәткән батырлыклары өчен Юрий Краснов «Батырлык өчен» медале һәм Батырлык ордены белән бүләкләнгән (үлгәннән соң).
Нет комментариев