Яшьләр үзәгендә «Муниципаль берәмлектә яшьләр сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыруга яңа алымнар» дигән стратегик сессия узды.
Анда катнашучылар – яшьләр иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, яшьләр сәясәте, мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләре белгечләре – Аксубайның киләчәге өчен чын күңелдән борчылган инициативалы, максатчан кешеләр. Алар өстәлләрдә өч команда формалаштырып урнаштылар.
Сессиядә катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән «Навигатор» республика үзәгенең яшьләр арасында процессларны тикшерү бүлеге мөдире Азат Ахтареев чыгыш ясады. Ул яшьләр оешмалары активистларын Аксубай районында яшьләр тирәлеге торышын социологик тикшеренүләрнең беренчел мәгълүматлары белән таныштырды.

Сессиядә катнашучылар белән GMC-консалтинг җитәкчесе Галина Маштакова практик эш үткәрде. Районның киләчәген биш елга модельләштерү катнашучылардан үз төбәген чәчәк атучы итеп күрү теләге белән генә чикләнмичә, бүгенге көннең проблемалы мәсьәләләрен анализлауны да таләп итте. Иң мөһиме – райондагы начар демографик вазгыять. «Киләчәк өстендә эш» гади булмады, катнашучылар районда теге яки бу өлкәнең эшен яхшырту һәм ахыр чиктә теләгән нәтиҗәгә ирешү өстендә баш ваттылар. Ә бу – югары түләүле эш урыннары, торак, яшьләр өчен иң яхшы инфраструктура, актив ял итү, спорт, мәдәният, сәламәтлек саклау өлкәсендә хәл ителгән проблемалар. Командаларның тәкъдим ителгән проектлары буенча Аксубай 2030 елда чәчәк атучы төбәк булырга тиеш, шул вакытта анда яшәү, эшләү, балалар үстерү, иҗади һәм физик яктан үсеш алу өчен яшьләр әйләнеп кайтачак. Һәр команда мондый нәтиҗәгә ничек килергә дигән сорауга үз карашын белдерде.

Сессиянең йомгаклау этабында район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов катнашты. Ул тәкъдим ителгән стратегик эшләнмәләрнең һәркайсын анализлады, тәкъдимнәр турында фикер алышты.
– Сессиядә эшләнгән планнар игътибарга лаек. Структур проектларны хуплыйм, – диде район җитәкчесе, сессиягә йомгак ясап. – Идеяне бергәләп эшләп, без районыбызны яшьләрнең яшәве, үсүе һәм үз-үзен тормышка ашыруы өчен кызыклы урын итә алачакбыз.
Районда яшьләрне җәлеп итү буенча күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә туры киләчәк, дип ассызыклады ул. Бу – төзекләндерү, эш урыннары, уңайлы мохит булдыру һәм башкалар.

Нет комментариев