Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында 2025 елга бюджет расланды

Аксубай муниципаль районы Советы утырышында районның 2025 елга бюджеты турында фикер алыштылар.

Ул район башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Заһидуллин рәислегендә, район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов катнашында узды. Финанс бюджет палатасы җитәкчесе Ольга Сетрова, депутатлар корпусын район бюджеты белән таныштырып, аны 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның план чорына формалаштырганда төп принцип булып баланслылыкны саклау тора, дип билгеләп үтте. 2025 елга Аксубай муниципаль районы бюджеты керемнәренең фаразланган гомуми күләме 1308125,33 мең сум тәшкил итәчәк. Бюджет чыгымнарының гомуми күләме 1308125,33 мең сум дип билгеләнгән. 2025 елда районда 11 муниципаль программа эшләячәк һәм бюджетның чыгым өлешендә алар гомуми сумманың 88 процентын тәшкил итә.

Районның баш финансисты ассызыклаганча, киләсе өч елда бюджет кытлыгы планлаштырылмый.

Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Марат Габрахманов депутатлар каравына район милкендәге, өченче зат хокукларыннан азат булган һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына бирү өчен каралган мөлкәт исемлегенә кагылышлы Совет карарына үзгәрешләр проектын тәкъдим итте. Депутатлар Иске Кыязлы авыл җирлегендә 2183 кв.м мәйданлы һәм Яңа Аксубай җирлегендә 2289 кв.м мәйданлы ике участокны эшкуарлык субъектларына милек ярдәме күрсәтү максатыннан бирүгә бертавыштан тавыш бирделәр.

Совет утырышында район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Моратшин 2024 елда Татарстан Республикасы районын социаль-икътисадый үстерүнең якынча нәтиҗәләре һәм планлы 2025-2027 елларга үсеш перспективалары турында сөйләде.

Утырышта катнашучылар күтәрелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул итте.

Утырыш азагында район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов 2024 ел бюджетының өстәмә керемнәр белән үтәлүен билгеләп үтте һәм уңышлы эшләре өчен хезмәттәшләренә рәхмәт белдерде.

Һәм киләсе елга кабул ителгән бюджет – социаль юнәлешле, чөнки анда 85,5 проценты социаль һәм мәдәни өлкәгә бүлеп бирелгән, дип өстәде. Бу шул исәптән бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең – 10 процентка, җирле үзидарә органнарының 5 процентка хезмәт хакы артуы фаразлану белән, аларның эш хакы да.

Район җитәкчесе финансистларны, предприятие һәм оешма җитәкчеләрен НДФЛ, башка кертемнәрне түләү, шулай ук табышка салым җыю өлешендә актив эшләүне дәвам итәргә чакырды.

Алмаз Мингулов депутатлар һәм район җитәкчеләре составы белән Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу нәтиҗәләре буенча районга инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру өчен өстәмә 300 миллион сум акча бүлеп биреләчәге турында уртаклашты. Бу акчалар Виталий Тимирясов исемендәге 1нче мәктәпне капиталь ремонтлауга тотылачак. Социаль объектларны ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру өлешендә республика тарафыннан бүлеп бирелгән акчаларның күләме шулай ук тәэсирләндерә, дип өстәде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев