Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында 14 эт тешләү очрагы теркәлгән

Ел башыннан алып Аксубай район үзәк хастаханәсенә эт тешләгән 14 кеше мөрәҗәгать иткән.

Соңгы очрак узган атнада теркәлгән иде.

–14 очрак арасында яртысы гына билгеле этләр, – дип шәрехләде Аксубай районындагы Роспотребнадзор идарәсенең баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов. – Кайбер кешеләр этләрне үзләре котырта, ләкин котыру авыруы очракларын да кире кагарга ярамый, өстәвенә, әгәр эт ачыкланмаган булса. Һәрхәлдә, тешләүдән зыян күрүчегә бер тапкыр антирабик иммуноглобулин һәм котыру авыруына каршы 6 тапкыр вакцина ясала. Ашыгыч рәвештә профилактика чарасы тешләгәннән соң мөмкин кадәр иртәрәк билгеләнә һәм 90 көн дәвам итә (вакцинаның 6 нчы дозасын инъекцияләү вакыты).

Эшлекле дүшәмбедә район башлыгы Камил Гилманов аксубайлыларны терлекләрнең иректә утлап йөрүенә юл куймаска чакырды.

–Күпләр этләрне караңгы төшү белән урамга чыгарып җибәрәләр, бу, әлбәттә, җиңел эш, әмма куркыныч, – дип билгеләп үтте Камил Гилманов. – Хәтта хуҗалар белән дус булган эт тә урамда үзен алдан фаразлап булмаслык тота ала. Шуңа күрә аксубайлылардан этләрне хуҗалары барында гына йөртүне үтенеп сорыйм, ә потенциаль куркыныч этләрне авызлык һәм муенчак белән генә йөртергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев