Районның административ комиссиясе тарафыннан 40 административ хокук бозулар турында материал каралган.
Шәһәр тибындагы бистә һәм авыл җирлекләре территорияләрен тәртипкә китерү һәм карап тоту кагыйдәләрен бозган 32 гражданның икесе 6 мең сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылган, утыз кеше белән профилактик әңгәмәләр үткәрелгән, хокук бозулар бетерелгән, штрафлар ирекле тәртиптә түләнгән.
–Административ комиссия районда тәртипне, чүп-чарны вакытында җыюны гына түгел, санкцияләнмәгән чүп-чар өемнәре барлыкка килүне дә, йорт яны территорияләреннән үләннәрне чаптыруны дә күзәтеп тора. Билгеләнмәгән урыннарда сәүдә кагыйдәләрен оештырган өчен сигез кеше җәзага тартылды, штрафларның гомуми суммасы 24 мең сум тәшкил итте, аларның барысы да үз теләкләре белән түләнде, – дип шәрехләде административ комиссия секретаре Николай Камбулов.
Санитар-экология икеайлыгында Татарстан Республикасы Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге идарәсе тарафыннан Иске Ибрай, Беловка, Мюд, Трудолюбово, Шәрбән, Урмандеево, Яңа Кармәт авыл җирлекләре территорияләрендә унбер санкцияләнмәгән чүплек ачыкланган. Алар барысы да бетерелгән.
ТР буенча Росреестр идарәсе тарафыннан шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә өч рөхсәтсез чүплек ачыкланган, аларны бетерү эшләре алып барыла.
Санитар-экология икеайлыгы тәмамланса да административ комиссия җаваплылыкны үз өстеннән төшерми. Башкарма хакимият органнары белән берлектә көн саен оешмалар һәм шәхси хуҗалыклар территорияләрендә үләннәрне чабу һәм әйләнә-тирәне төзекләндерү эшләрен карап йөрүләр оештырыла, халык белән аңлату эшләре алып барыла.
Нет комментариев