Аксубай районына РКБның күчмә поликлиникасы килә
Соңгы яңалыклар

Аксубай районына РКБның күчмә поликлиникасы килә

Ул 16 февральдән бер ай дәвамында эшли башлаячак.

Район халкы невролог, эндокринолог, кардиолог, гастроэнтеролог, аллерголог, офтальмолог, гинеколог, хирург-онколог кабул итүенә керә алачак.

Шулай ук күчмә комплекс составында үз лабораториясе һәм УЗИ кабинеты да эшләячәк, анда безнең район халкы РКБ белгечләре юлламасы буенча тикшерүләр уза алачак.

16-20 февраль көннәрендә комплекс Савгач авылында булачак, җаваплы фельдшер – Майорова Ольга Валерьевна (8927 427 57 17).

24-27 февраль көннәрендә комплекс Яңа Аксубай авылында эшли башлаячак, җаваплы фельдшер – Лизунова Татьяна Геннадьевна (8917 854 50 19).

2-6 март көннәрендә күчмә поликлиника Мюд бистәсе халкына хезмәт күрсәтәчәк, җаваплы фельдшер – Молодкина Наталья Аркадьевна (8987 416 22 65, 8908 346 39 72).

Соңгы атнада, 10-13 март көннәрендә, комплекс Иске Тимошкино авылында булачак, җаваплы фельдшер Мулеева Ольга Юрьевна (8917 854 70 60).

Табибка җаваплы фельдшерлар аша эш вакытында язылырга мөмкин.

Күчмә комплекс белән бергә флюорограф та эшләячәк, анда һәркем флюорография уза ала (РКБ хезмәткәрләре тасвирлама бирәчәк).

Безнең районда мобиль комплексның эшләве – ТРның әйдәп баручы клиникасы белгечләреннән бушлай консультация алу һәм дәвалануны көйләү өчен уникаль мөмкинлек.

Сәламәт булыгыз!


Нет комментариев