Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районына Казанның авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашкан өчен рәхмәт белдерелде

Аксубай районы делегациясе Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен хөрмәтләү тантанасында катнашты.

Казан шәһәре мэры Илсур Метшин безнең районга район башлыгы Камил Гилманов йөзендә республика башкаласында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештырган өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, 10 ел эчендә Казанда 228 ярминкә уздырылган.

– Аларда 8 миллиард сумнан артык продукция сатылган – бу зур хезмәт. Мин сезгә моның өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәм, – диде ул.

Узган ел шәһәр чикләрендә 16 мәйданчыкта 22 авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылган. Дәрвишләр бистәсе мәйданчыгында эшләгән Аксубай районы продукциясенә ихтыяҗ зур иде, монда шәһәр халкы сыйфатлы авыл хуҗалыгы товарлары сатып алыр өчен җыелды һәм продукциядән һәрвакыт канәгать калды. Аксубайлылар шулай ук концерт программалары белән кала халкына яхшы кәеф тә бүләк иттеләр.

Фото: Аксубай районы сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев