Иске Тимошкино мәдәният учагы хезмәткәрләре көндәлек эшчәнлектә ветераннар белән үткәрелә торган чаралар өчен дә вакыт табалар.
Августның соңгы җылы көннәрендә алар авылның өлкән буын вәкилләре белән «Мин сәламәтлекне саклыйм, үземә ярдәм итәм» дигән спорт-сәламәтләндерү программасы үткәрделәр.
Урамнарны чистарту һәм авылны төзекләндерү буенча өмәләрдә актив катнашкан ветераннар, алар өчен махсус әзерләнгән чарага зур дәрт белән кушылдылар.
Алар ачык һавада, уеннарда, конкурсларда, эстафеталарда бик теләп катнаштылар.
Һәм, әлбәттә, алар мәдәният учагы хезмәткәрләренә мондый игътибарлары өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерделәр.
Нет комментариев