Аксубай районы вәкилләре ТР Президенты исеменнән котлаулар кабул иттеләр
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы вәкилләре ТР Президенты исеменнән котлаулар кабул иттеләр

Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин җитәкчелегендәге район делегациясе Казанда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүдә катнашты.

Делегация составында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов, «Аксу Агро» ҖЧҖ генераль директоры Аркадий Пирогов, «Мюд» филиалы директоры Газыйм Шәрәпов, «Волга-Селект» ҖЧҖ идарәчесе Иршат Хәнифов, «Аксу Агро» АФ башкарма директоры Сергей Исаев, АТУТ директоры Фәрхат Аюпов, шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе ветераны Хәлил Хәлимов, «МОЛКО» ҖЧҖ фермасы мөдире Рафаэль Канафин, механизаторлар – «Аксу Агро» ҖЧҖдән Илнар Җамалединов, «Мюд» филиалынан – Фәнис Мирҗанов, «Волга-Селект»тан Ленар Нуртдинов.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барысын да Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көне белән котлады, тармактагы уңышларга барлык хезмәтчәннәрнең тырышлыгы белән ирешелә, дип билгеләп үтте. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре хөрмәтенә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре яңгырады. Быелгы корылыклы җәйдә республика бөртеклеләрдән биш миллион тоннадан артык рекордлы уңыш җыя алды, монда шулай ук Аксубай игенчеләренең дә хезмәт өлеше бар.

Район делегациясе өчен республика бәйрәмендә катнашу район вәкиле Илнар Җамалединовка «Татарстан Республикасының атказанган механизаторы» дигән исем бирелү белән дә игътибарга лаек булды.


Нет комментариев