Аксубай районы «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясен хуплады
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясен хуплады

Район территориясендә «Урманны саклыйк» Бөтенроссия табигатьне саклау акциясе кысаларында күпләп агач утырту узды.

Акция «Экологик иминлек» милли проектына ярдәм йөзеннән үткәрелде. Аны РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы, «Хәтер бакчасы» АНО һәм «Экосистема» ВЭОД оештырды. Аның максаты – бөтен Россия буенча 70 млн. агач утырту.

Татарстан Республикасының рәсми чыганаклары мәгълүматларына караганда, акция 140 мәйданда узган, анда 2 миллионнан артык үсенте утыртылган. 2024 елда акция кысаларында Татарстанда 600 гектар мәйданда 2 миллион агач утыртылды, чарада 20 меңнән артык кеше катнашты.

Азат поселогы янындагы мәйданчыкка бик күп кеше җыелды. Аксубай урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән бергә районның бюджет оешмалары да агач утыртырга теләк белдерде. Мәдәният бүлеге җитәкчесе рәислегендә район мәдәният йорты, үзәк китапханә, «Нежность» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, спорт мәктәбе, «Алдынгылар хәрәкәте» яшьләр оешмасы вәкилләре зур әзерлек белән утырту коралларына һәм үсентеләргә алындылар.

Старт алдыннан баш урманчы Андрей Ильмухин агач утырту буенча кыскача инструктаж үткәрде, утырту өчен кулланыла торган тамыр системасы ябык үсентеләрнең өстенлеге турында сөйләде.

– Иң мөһиме, гадәттәге үсентеләр белән чагыштырганда, аларның үсеп китүчәнлеге югары, – диде ул. – Мондый үсентеләр бер сезонда 25 сантиметрга кадәр үсә ала.

Катнашучылар саф һавада җиң сызганып эшләделәр. Һава җылы, матур булды, барысының да кәефе күтәренке иде. Ә ахырда, ылыслы урманда һава сулап йөрер һәм гөмбә җыяр өчен, бу мәйданчыкка ун елдан соң килергә вәгъдә иттеләр.


Нет комментариев