Аксубай 3нче һәм Иске Ильдеряк мәктәпләренең унынчы сыйныф укучыларына иншалар бәйгесе нәтиҗәләре буенча 3 дәрәҗә Дипломнар тапшырылды.
Амилия Алмакаева һәм Аделина Карпованың «Коррупциясез киләчәк төзибез» дигән темага багышланган эшләрен жюри иң яхшылар арасында дип тапты.
Бүләкләү узган атнада Казан Кремленең Вәкиллек корпусында узды. Тантаналы рәвештә кызларга бүләккә планшетлар тапшырылды.
Нет комментариев