Аксубай районы укучылары әбекәйгә ишегалдын кардан чистартырга ярдәм итте
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы укучылары әбекәйгә ишегалдын кардан чистартырга ярдәм итте

Чын кайгыртучанлык эшләрдә чагыла.

Моны социаль хезмәт белгечләре оештырган «Кар десанты» акциясе дә раслады.

Аның максаты – карт кешеләргә кар чистартуда ярдәм итү генә түгел, ә аларга җанлы аралашу һәм игътибар бүләк итү дә.

Көрәкләр белән коралланып, яшь волонтерлар һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль хезмәткәреннән торган команда урамга чыкты.

Яшьләр эшләгәндә, әбекәй алар белән үзенең тормыш тарихлары белән уртаклашты. Ул дуслык, үзара ярдәмләшү һәм тормыш ныклыгы турында сөйләде. Бу бик кыйммәтле алмашу булды: балалар физик яктан булыштылар, ә җавап итеп чын күңелдән әйтелгән хәер-фатихалар алдылар.

Акциянең нәтиҗәсе чиста ишегалды гына түгел, якты елмаю, үтәлгән бурыч хисе һәм игелекле эшләр теләсә кайсы яшьтәге кешеләрне берләштерә дигән ышаныч тудыру. «Кар десанты» гади һәм ихлас гамәлләр аша буыннар элемтәсен ныгытуның никадәр мөһим булуын ачык күрсәтте.


Нет комментариев