Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы «Татарстан Республикасының мәдәни башкаласы» бәйгесендә җиңүчеләр арасына керде

Казанда, Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәмдә, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов район башлыгы Камил Гилмановка «Татарстан Республикасының мәдәни башкаласы» республика бәйгесендә икенче урын өчен Диплом тапшырды.

Нәтиҗәләр ясаганда тугыз җиңүче һәм Гран-при иясе билгеләнде. Аксубай районы дәгъвачыларның икенче төркемендә икенче урынны алды.

«Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйгесе республикада ТР Рәисе карары буенча игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында узды.

Аксубайлылар Казан мәйданчыгында район мәдәниятен якты итеп күрсәттеләр. Бу җиңүдә йөзләгән мәдәният хезмәткәре, сәхнә сәнгатен яратучы төрле һөнәр ияләре һәм яшь вәкилләре, балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре, районның төрле тармаклары хезмәткәрләренең катнашы бар. Үзләренең күргәзмәләре, осталык дәресләре, сәхнә иҗаты белән аксубайлылар тамашачылар һәм бәяләү комиссиясе әгъзаларының йөрәкләрен яуладылар. Бәйге кичәсендә районның, республиканың, безнең төбәктән чыккан кешеләрнең бөтен игътибары Аксубай вәкилләренең чыгыш ясау урынына – “Әкият” театрына юнәлтелде. Соклануларын белдергән тамашачылар күргәзмәдә катнашучыларга, артистларга районны тәкъдир иткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев