Аксубай районы Сөнчәле авыл җирлеге: су чиста, ә авыллар уңайлы булачак
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы Сөнчәле авыл җирлеге: су чиста, ә авыллар уңайлы булачак

Бүген Сөнчәледә традицион гражданнар җыены узды.

Мондый очрашулар – халыкның үзләрен борчыган сорауларны авыл җирлеге башлыгына һәм район җитәкчелегенә турыдан-туры җиткереп, проблемаларны хәл итү юлларын табу мөмкинлеге.

Авыл җирлеге башлыгы Алексей Калуков ел башыннан башкарылган эшләр турында хисап тотты.

– 2026 елда без төзекләндерү эшләрен дәвам иттек, – дип билгеләп үтте ул. – Үзара салым планы үтәлде. Җыелган акчалар төрле максатларга тотылды. Шул исәптән авыл территорияләрендә тәртип урнаштыруга: Сөнчәле һәм Кече Сөнчәле авылларында үләннәрне чаптыруга, зиратларны һәм чиркәү территориясен карап тотуга. Кече Сөнчәле авылы зиратында карт агачларны кисү эшләре бара. Юлларга вак таш түшәлде, уңайлы кое төзекләндерелде. Иске мәктәп территориясе тулысынча чистартылды, чүп-чар чыгарылды һәм мәйдан тигезләнде. Авыл үзәге чиста һәм уңайлы хәлгә китерелде. Шулай ук Старица елгасын чистарту башланды. Яр буендагы агачлар һәм куаклар киселә. Быел елгада су дәрәҗәсен 60 сантиметрга күтәрү, ә киләчәктә балык үрчетү өчен шартлар тудыру планлаштырыла. Киләсе елга җирле чишмәне төзекләндерү дә ниятләнә.

Авыл җирлеге башлыгы суның каты булуы проблемасы да хәл ителүен әйтте – «МНКТ» генераль директоры Тимур Шәймиев ярдәме белән суны фильтрлау өчен заманча чистарту системасы урнаштырылачак.

Ачык әңгәмәне Аксубай районы башлыгы Алмаз Мингулов дәвам итте. Ул районның социаль-икътисади үсешенә башлангыч йомгаклар ясады, дәүләт программаларының гамәлгә ашырылуы турында сөйләде, проблемаларга, шул исәптән демографик проблемаларга да тукталды.

– Яшьләрне авылда калдырырга кирәк, бездә бик яхшы хезмәт хакы түләнә торган предприятиеләр бар, – дип билгеләп үтте ул.

Район җитәкчесе халыкны программаларда активрак катнашырга, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны һәм крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерергә чакырды, ә шәхси хуҗалык ияләренә сөткә сатып алу бәяләре белән бәйле вакытлыча кыенлыкларга карамастан, терлек санын киметмәскә киңәш итте.

– Сез – иң бәхетле халык, – дип билгеләп үтте ул. – Сөнчәле төбәгенә юл төзелеше өчен ике ел эчендә 500 миллион сум инвестиция кертелде.

Эчкерсез әңгәмә барышында авыл халкы Сөнчәледә заманча балалар һәм спорт мәйданчыгы булдыру мәсьәләсен күтәрде.

Очрашу азагында Алмаз Мингулов Сөнчәле урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Надежда Михайловага Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертү турындагы  таныклык тапшырды.


Нет комментариев