Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы сессиясендә көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алыштылар

Район башлыгы Камил Гилманов җитәкчелегендә Советның ХХI утырышы узды.

Сессия эшендә район прокуроры Эдуард Хираҗев, Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илгиз Алмакаев һәм район Советы депутатлары катнашты.

Көн тәртибендә депутатлар 2022 елга район бюджетының үтәлеше, «2023 елга һәм 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы бюджеты турында»гы район Советы карарына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләләрне тикшерделәр; район контроль-хисап палатасының 2022 ел өчен хисабы, МВД Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең 2022 ел эш нәтиҗәләре турындагы мәгълүматы белән таныштылар; ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Аксубай районындагы иҗтимагый ярдәмчесенең 2022 елда Аксубай районы территориясендә кеше һәм гражданинның хокукларын һәм ирекләрен саклау турындагы хисабы тыңланды.

Шулай ук көн тәртибенә «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Советының даими комиссиясе составын раслау турында»гы карарына үзгәрешләр кертү, Татарстан Республикасы «Аксубай муниципаль районы» муниципаль берәмлек Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы мәсьәләләр дә кертелде.

Утырышта катнашучылар күтәрелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев