Аксубай районы сайлау участокларында беренче тапкыр тавыш бирүчеләргә открыткалар һәм брелоклар тапшыралар
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы сайлау участокларында беренче тапкыр тавыш бирүчеләргә открыткалар һәм брелоклар тапшыралар

Аксубай районының 19917 сайлаучысы арасында, Россия Федерациясе Президентын сайлауда районның 640 кешесе беренче тапкыр тавыш бирәчәк.

Участокларга килгән яшь сайлаучыларның һәрберсенә мөһим көн истәлеге итеп открыткалар һәм брелоклар тапшырыла.

Григорий Богданов район үзәгенең 3 нче мәктәбе укучысы, ул сайлауларга әнисе Наталья белән килгән.

– Балачакта безнең өчен төрле дәрәҗәдәге сайлау көне һәрвакыт бәйрәм була иде, әти-әниләр белән бергә тавыш бирү участокларына бара идек. Кәеф тә бәйрәмчә күтәренке була иде, музыка яңгырый, концертлар уза иде. Данлы традицияне олы улыма тапшырам – гражданлык бурычын һәркем илебезнең киләчәге, балаларыбызның киләчәге өчен үтәргә тиеш, – дип саный Наталья.

Григорий исә үзенә карата игътибардан бераз кыенсынды. Тавыш бирү өчен бюллетень алды, тавыш бирү кабинасына керде һәм “үзебезнең Президент өчен!” үз сайлавын ясады.


Нет комментариев