Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы мәктәпләренә Рособрнадзор тарафыннан сыйфат билгеләре бирелде

Ил мәктәпләрендә 2025 елгы Бөтенроссия тикшерү эшләре нәтиҗәләре буенча Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт (Рособрнадзор) иң яхшы белем бирү учреждениеләрен махсус сыйфат билгеләре белән бүләкләде.

Яңа сыйфат билгесе укучыларның белемнәрен бәяләү процедурасы формальлек түгел, ә балаларның мотивациясен һәм уку мөстәкыйльлеген тәэмин итә торган заманча үсеш коралы булган мәктәпләрне аерып күрсәтергә тиеш.

Аксубай районында Савгач урта гомуми белем бирү мәктәбенә һәм 2 нче Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбенә «Югары бәяләү культурасы» билгесе бирелде. Мәгариф бүлегендә билгеләп үтүләренчә, районда белем сыйфатын бәяләү анализы ВПР нәтиҗәләренең объектив булмавына шик тудырырлык бер генә мәктәпне дә ачыкламаган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев