Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы мәктәп яны лагеренда ял итүчеләр белән коррупция турында сөйләшәләр

«Летняя карусель» лагеренда ял итүчеләргә бу күренешнең куркынычы турында Иске Тимошкино авыл җирлеге башкарма комитеты башлыгы сөйләде.

Җирле хакимият органына балалар тәрбияче белән бергә килделәр.

– Коррупция – теләсә нинди җәмгыятьнең үсешен тоткарлый торган күренеш, – дип мөрәҗәгать итте балаларга Полина Мулеева.

Аларның яшьләренә туры китереп, авыл җирлеге башлыгы дәүләтчелекнең нигезен җимерә торган тискәре күренеш билгеләре һәм аларның баш калкыту сәбәпләре турында бәян итте.

Балалар коррупциянең зарары турында җентекле мәгълүматлар алдылар һәм, гаделлекнең коррупциягә урын калдырмыйча җиңүе турындагы хәлләрне карадылар.

Экскурсия азагында балалар коррупция турында белешмәлекләр һәм мәгълүмат битләре алдылар.

Фото: Иске Тимошкино мәктәбе архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев