Районның үзәк мәчетендә Корбан гаете көне иртәнге намаз белән башланды.
Корбан гаете – мөселманнарның төп бәйрәмнәренең берсе. Бу корбан чалу бәйрәме, ул мөселман мәдәниятендә иң мөһиме булып тора. Чара ел саен төрле көннәрдә һәм айларда уза.
Гыйбадәт йортына йөзләгән кеше – олы яшьтәгеләр дә, урта буын вәкилләре дә, балалар да җыелды.
Бәйрәм гыйбадәтләре имам-мөхтәсиб Равил хәзрәт Камалетдинов җитәкчелегендә узды. Гает намазы башланганчы ул бәйрәм һәм аның мөселманнар тормышында әһәмияте турында вәгазь укыды.
– Корбан гаете – бөтен мөселман дөньясы өчен зур бәйрәм. Ул Ураза бәйрәменнән соң 70 көн узгач, ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә билгеләп үтелә. Гарәп теленнән корбан сүзе “карубә” ягъни “якынаю” дигән сүз. Шәригатьтәге мәгънәсе гамәл гыйбадәт белән Аллаһыга якынаю, димәк, без намаз укуыбыз, Корбан чалуыбыз белән Аллаһыга якынаябыз, – дип билгеләп үтте имам-мөхтәсиб Равил хәзрәт Камалетдинов үзенең бәйрәм вәгазендә.
Корбан гаетендә район башлыгы Алмаз Мингулов катнашты.
– Барыгызны да гает бәйрәме белән котлыйм. Районның барлык мәчетләрендә бүген Корбан бәйрәме уңаеннан догалар, вәгазьләр яңгырый. Бүген без Аллаһы Тәгаләдән махсус хәрби операциянең җиңү белән тәмамлануын, ир-егетләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуларын, тынычлык урнашуын сорап догалар кылабыз, – дип билгеләп үтте район җитәкчесе, дин-кардәшләрне бәйрәм белән котлап.
Беренче чиратта, бегәләшеп догалар, намазлар укып узган һәр бәйрәм кешеләрне якынайта, шул исәптән туганлык бәйләнешләрен дә ныгыта.
Гает намазыннан соң, гадәттәгечә корбан чалу башлана.
Нет комментариев