Аксубай районы Кызыл Тау авылында Сабан туе гөрләп узды
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы Кызыл Тау авылында Сабан туе гөрләп узды

Авылга нигез салынуга 95 ел тулу уңаеннан оештырылган бәйрәм кече Сабан туе форматында узды

 

Авылның һәм күрше авылларның олысы-кечесе, кайткан кунаклар матур табигать кочагындагы мәйданга җыелды.

Сабан туен авыл мәчете имамы Хәлим хәзрәт Заһидуллин Коръән сүрәләрен укып башлады.

Күркәм традиция буенча бәйрәм әләмен күтәрү хөрмәте Әфган сугышы ветераны Исмәгыйль Морадыймовка, озак еллар колхоз рәисе булып эшләгән һәм авыл өчен күп тырышлык куйган Тәлгать Билаловка, мөхтәрәм кунак Искәндәр Зәйдуллинга, һәм быел беренче сыйныфка баручы бердән-бер бала Әдиләгә бирелде.

Традицион Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады.

Мөхтәрәм кунаклар, шул исәптән район башлыгы Камил Гилманов, район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, район Советы аппараты җитәкчесе Рәис Галиев Сабан туеның төп президиумында уз урыннарын алдылар.

Лаеклы ялда булган укытучы, педагогика ветераны Мәүлия Хөснуллина кече ватаны турында язган шигырен укыды. Бәйрәмне оештыру өчен җаваплы ветеран-укытучы Искәндәр Могыйнов Сабан туе программасы белән таныштырды.

Район башлыгы Камил Гилманов Кызыл Тау авылы халкын бәйрәм белән җылы котлады.

– Кызыл Тау авылында эш сөючән, бердәм халык яши. Бу район, республика өчен бик күп җитәкчеләр биргән авыл. Миңа да аларның күпчелеге белән эшләргә туры килде. Оештыручыларга бик зур рәхмәт, бәйрәм Сабан туе дәрәҗәсендә уза, – диде ул мәйданда җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп. – Бүген шулай ук Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне дә. Без шушы мәйданда юбиляр парларны да хөрмәтләячәкбез. Барыгызга да гаилә бәхете, сәламәтлек, иминлек һәм илгә-көнгә тынычлык телим.

Ул шулай ук махсус хәрби операция темасына да кагылды, сугышның тизрәк тәмамлануын һәм ир-егетләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.

Бергә иңне-иңгә куеп бер пар, бер җан булып озак еллар тормыш сукмагыннан атлаучы юбиляр парларны мәйдан түренә чакырдылар. Юбиляр парларга район башлыгы Камил Гилманов җылы теләкләрен җиткереп, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Җавал Мәгъсум улы һәм Миңнегөлсем Гыйльметдин кызы Зәйдуллиннарның бәхетле никахына быел 65 ел тулган. Аларның гаиләсе авыл һәм күрше авыл халкы өчен элек-электән үрнәк булган.

– Җавал Мәгъсум улы авылның бик актив кешесе. Ул Кызыл Тауда мәчет, мәдрәсә салдыру эшендә башлап йөрүче һәм шулай ук иганәче булды. Бүген дә ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә баш тармый, киңәшләре белән дә, матди яктан да кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша, – ди авыл җирлеге башлыгы Газинур Дәүләтшин. – Гомумән, Кызыл Тау авылында бөтен гаилә дә тәртипле, дип авыз тутырып әйтергә була.

Җавал Мәгъсум улы гомерен туган авылында фидакарь хезмәт куюга багышлаган, мал табибы булып эшләгән, ә җәмәгате колхозда төрле эшләрдә хезмәт куйган. Балаларын да үз үрнәкләрендә эш сөючән итеп тәрбияләгәннәр.

– Тормыш юлы сикәлтәсез булмый, бер-береңне тыңлый, юл бирә белергә кирәк. Кешеләргә күбрәк ярдәм кулы сузарга, көнләшмәскә, барына шөкерана кылып яшәргә, – дип җавап бирде Җавал Мәгъсум улы гаилә татулыгының сере нәрсәдә дигән сорауга.

Иң өлкән һәм иң матур гаиләләрнең берсе Исмәгыйль Миншакир улы һәм Мәгъзүмә Сәрвәр кызы Морадыймовлар 55 ел гомер итәләр. Исмәгыйль Миншакир улы – Әфган сугышы ветераны, бик актив, җирлектә оештырылган барлык чараларда катнаша. Дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр, кызганычка каршы, ир белән хатынга ике балаларын җир куенына салу ачысын да татырга туры килгән.

Тормыш сукмагыннан 50 ел бергә кулга-кул тотынып атлаучы Галимҗан Миншакир улы һәм Әминә Миндәр кызы Нигъмәтуллиннар авылда үрнәк гаиләләрнең берсе. Алар икесе дә колхозда намуслы хезмәт куйганнар. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, бакчада нинди генә җиләк-җимеш, яшелчә үстермиләр, бал кортлары асрыйлар.

Хәниф Зыятдин улы һәм Гөлфинур Әбелхарис кызы Әхмәтҗановлар колхозда тырыш хезмәт куйганнар, өч бала тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына чыгарганнар. Ир белән хатын 45 ел бәхетле никахта яшиләр.

Мансур Шакирҗан улы һәм Рабига Минхафиз кызы Морадыймовлар авылда үрнәк гаиләләрнең берсе. Мансур Шакирҗан улы гомере буена йөртүче булып эшләгән, җәмәгате озак еллар сорциаль хезмәткәр булып эшләп, күпме әби-бабайга терәк, ярдәмче булган, алардан бик күп рәхмәт сүзләре ишеткән.

Быел никахларына 40 ел тулган Рафаэль Миншакир улы һәм Фидания Габделәхәт кызы Сафиуллиннар өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Рафаэль Миншакир улы механизатор булып эшләп, лаеклы ялга чыккан, хатыны икътисадчы вазифасын башкарган. Ике уллары сугышның беренче көннәреннән үк махсус хәрби операция зонасына мобилизацияләнә. Кызганычка каршы, берсе яу кырында батырларча һәлак була, икенчесе бүгенге көндә алгы сызыкта сугышчан иптәшләре белән Ватанны яклап нацистларга каршы көрәшә.

35 ел катлаулы тормыш сукмагыннан мәхәббәт һәм татулыкта атлаучы парлар Вәгыйз Минсәлих улы һәм Фәһимә Исхак кызы Шәйхетдиновлар тырыш хезмәт куйганнар. Авылдашлары, күрше-күлән белән яхшы мөгамәләдә булып, ярдәмләшеп гомер итәләр.

Минзакир Сәхап улы һәм Римма Рафик кызы Ногъмановлар өч балага гомер бүләк итеп, аларны Ватанга файдалы кешеләр итеп тәрбияләп үстергәннәр. Бер уллары шулай ук бүгенгесе көндә Украина җирендә хәрби бурычын үти.

Хәлим Фатыйх улы һәм Гөлшат Марат кызы Заһидуллиннарның тормыш корып яши башлауларына быел 25 ел. Хәлим хәзрәт – авылның тоткасы булып тора, аның сүзе – бөтенесе өчен дә закон. Ир белән хатын 7 балага гомер биргәннәр, өлкән яшьтәге әниләрен тәрбияләп, карап торалар.

Авылда төпләнеп калып, йорт җиткезеп, дүрт бала тәрбияләп үстерүче Равиль Нуриҗан улы һәм Чулпан Илсур кызы Абраровларның гаилә коруына быел 15 ел тула. Гаилә хуҗасы җиргә береккән кеше, аның биләмәсендә моның өчен бөтен техника бар, бик тырыш, үрнәк гаилә.

Һәр гаилә үзе бер серле сандык. Кеше җиргә эшләр, гаилә корып, балалар тәрбияләп үстерер өчен килә. Гаиләләрегез тату, күркәм, тигез булсын. Балаларыгыз, онык-оныкчыкларыгыздан бары ягымлы, матур сүзләр генә ишетеп, аларның кадер-хөрмәтендә яшәргә язсын.

Күңелле, истәлекле очрашулар, хәл белешүләр белән башланган Сабан туе тәбрикләүләр, бүләкләүләр белән дәвам итте. Төрле халык уеннары, балалар өчен чаралар һәр почмакта гөрләде. Җиңүчеләргә бүләкләр дә әзерләнгән иде. Халык уеннары, милли көрәш, ат чабышлары, авылның актив кешеләрен, юбиляр гаилә парларын хөрмәтләү – бар да оешкан төстә узды.

Үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның, Казаннан килгән эстрада артистларының чыгышы ямь өстенә ямь булды.

 


Нет комментариев