Район басуларында чәчү эшләре көчәйтелгән темпта бара.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларына караганда, 22 майга сабан культуралары 33000 гектардан артык мәйданда чәчелгән, бу план күләменең 75 процентын тәшкил итә. Бөртекле сабан культуралары 5530 гектардан артык мәйданда чәчелгән. Азык культуралары – 2600 гектардан артык (планның 88 проценты), техник культуралар 27800 гектардан артык (планга карата 76 процент) чәчелгән.
Тоташ яңгырлар игенчеләр эшен әледән-әле тоткарлый, әмма үз эшләренең осталары, үз бурычларын максималь кыска срокларда башкарып чыгу өчен, һәр аяз сәгатьтән, бөтен мөмкинлекләрдән файдаланырга тырышалар.
Нет комментариев