Аксубай районы командасы мини-роботлар көрәшендә 5 урынны алды
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы командасы мини-роботлар көрәшендә 5 урынны алды

Составында Максим Узяков, Филипп Сетров һәм Денис Кириллов булган Аксубай 3нче мәктәбе укучылары KazanDigital Week-2025 халыкара форумда катнаштылар.

Укучылар мини-роботлар көрәше буенча II ачык турнирда лаеклы нәтиҗә күрсәттеләр.

Татарстан Республикасының төрле почмакларыннан килгән 24 команда арасында безнең район катнашучылары лаеклы 5 нче урынны яуладылар һәм 50 мең сумга сертификат алдылар.


Нет комментариев