Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы интернат-йорты ветераннарын хатын-кызлар бәйрәме белән котладылар

Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Федоровка интернат-йорты белгечләре Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм мәдәни-күңел ачу программасы әзерләделәр.

Социаль хезмәтләр алучы хатын-кызларны яз бәйрәме белән интернат-йорты директоры Надежда Никитина ихластан котлады.

– Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, бәхет, бик күп шатлыклы, якты көннәр телим, – диде ул.

Шулай ук ветеран хатын-кызлар адресына директор урынбасары Руфил Дәүләтшин да иң җылы тәбрикләү сүзләрен ирештерде. Интернат-йорты белгечләре үзләренең сәхнә осталыкларын күрсәттеләр, тыңлаучыларны лирик җырлар белән сөендерделәр, кызыклы бәйгеләр, викториналар, уеннар оештырдылар. Бәйрәм программасы күңелле чәй табыны артында җылы әңгәмә белән дәвам итте.

Фото: Федоровка интеранат-йорты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев