Аксубай районы газетасы – район тормышына тәрәзә кебек
Кадерле кан-кардәшләр, райондашлар!
Газета-журналларга, шул исәптән үзебезнең район басмасы булган «Сельская новь» газетасына һәм аның татарча басылып чыга торган «Авыл таңнары» һәм чуаш телендә нәшер ителгән «Ял пурнăçӗ» дубляж версияләренә язылу кампаниясе бара. Әлеге басмаларны бер генә тапкыр булса да кулына алган кеше, районның нинди эшләр һәм мәшәкатьләр белән яшәве, кешеләр турында язылганны белә. Безнең районда төрле милләт һәм дин вәкилләре яши – газета һәркемнең мәнфәгатьләрен чагылдыра, әхлакый, рухи кыйммәтләр турында яза. Безнең өчен бергә булу, бер-беребезгә ярдәм итү, тормышыбызга һәм гаиләләребезнең киләчәгенә йогынты ясый торган вакыйгалардан хәбәрдар булу бик мөһим. Район газетасына язылып, сез һәрвакыт янәшәгездә барган мөһим вакыйгалардан хәбәрдар булырсыз, кыйммәтле мәгълүматлар алырсыз, изге гамәлләр һәм безнең өчен уртак булган кыйммәтләр турындагы мәкаләләрне укый алырсыз.
Сезгә мөрәҗәгать итеп, безнең басмага ярдәм итүегезне сорыйм. Район газетасы йолаларны саклауда, халыкны мәгълүмат белән тәэмин итүдә һәм җәмгыять эчендәге элемтәләрне ныгытуда зур роль уйный. Әлеге басма һәрберегез өчен районыбыз тормышына тәрәзә булуын телим – сезнең белән, сезнең өчен һәм сезнең турыда.
Газетага язылып, якыннарга: әти-әниләргә, туганнарга, дусларга бүләк ясарга мөмкин: һәр җомга көнне аларның өйләренә район газетасы килеп торачак һәм алар безнең төбәктә булган барлык яңалыклардан хәбәрдар һәм сезгә рәхмәтле булачак.
Тирән ихтирам һәм хөрмәт белән, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Камалетдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев