Аксубай районы Ел герое
Ел дәвамында безнең сайтта район кешеләре һәм аларның казанышлары турында яздык һәм сөйләдек.
Ул безнең һәрберебез өчен сынаулар һәм борчылулар елы булды. 2022 елның 24 февраленнән башлап безнең барлык уйларыбыз, планнарыбыз һәм омтылышларыбыз, үз бурычларын үтәп, секунд саен тормышларын куркыныч астына куйган кешеләр белән бәйле иде.
Бу, әлбәттә инде, район газетасы битләрендә дә, контентта да чагылыш тапты.
Ел дәвамында хезмәтләре белән турыдан-туры район икътисадын булдыручы игенчеләр, терлекчеләр һәм фермерлар белән беррәттән, актив тормыш позициясе белән махсус хәрби операция бурычларын үтәүгә ярдәм итүче гражданнар да безнең мәкаләләр һәм кыска мәгълүмат геройлары булып тордылар.
Болар – волонтерлар, гади кешеләр, безнең танышлар. Махсус хәрби опрерациягә кадәр, гади тормышта, без аларда күпме шәфкатьлелек, игелек, илдәге вакыйгаларга катнашы барлыгын күз алдына да китерә алмадык. Төрле өлкәләрдәге тыйнак һәм намуслы эшчеләр, чынлыкта алар Ватанның иң патриот гражданнары булып чыктылар.
Бер ел дәвамында башкарылган эшләргә йомгак ясап, укучыларыбызның газетада басылып чыккан материалларга һәм социаль челтәрләрдәге шәрехнамәләренә анализ ясап, без махсус хәрби операция кысаларында Ватан мәнфәгатьләрен яклап, үз гомерләрен биргән ирекле сугышчыларыбызны ел геройлары дип атарга дигән нәтиҗәгә килдек.
Аксубайлылар бүген неонацистларга каршы көрәштә һәлак булган геройлары белән горурлана. Владимир Тимочкин, Герман Захаров, Илшат Хәмидрәхимов, Руслан Садыйков, Иван Баженов, Денис Мадюковларның исемнәре бер ай элек ачылган «Ватан Геройлары» мемориаль комплексы стеласында уеп язылган. Аларның батырлыгы турында безнең журналистлар ел дәвамында укучыларга сөйләделәр. Бу аларга җиңел бирелмәде, мондый һәр мәкалә, туры мәгънәдә әйткәндә, күз яшьләре белән язылды.
Егетләребез бүтән һәлак булмасын өчен мобилизацияләнгән егетләр махсус хәрби опрерация сызыгында якташларның кайгыртуын һәм җылысын тойсыннар өчен, «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәте активисты полиция ветераны Анатолий Скворцов үз тирәсенә битараф булмаган аксубайлыларны берләштерде. Ул Сергей Литта белән Луганскка гуманитар миссия белән биш тапкыр барды.
Анатолий Николаевич алгы сызыкта да якташлары белән очрашты. Бишенче сәфәрендә алар якташларына УАЗ машинасы, генераторлар, кышкы киемнәр һәм аяк киемнәре, хатын-кыз волонтерлар үз куллары белән бәйләгән һәм теккән яшеренү челтәрләре һәм маскхалатлар алып бардылар.
Шуңа күрә күп кенә укучыларыбыз районның Ел герое дип волонтер Анатолий Скворцовны атыйлар. Бу – «Аксубай» сайты версиясе буенча, ә сез шәрехнамәләрдә сезнең карашыгыз буенча кем һәм ни өчен Аксубай районы ел кешесе була алуын яза аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев