Кичә район Советының беренче утырышы бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

Район башлыгы Алмаз Мингулов вәкаләтләрен калдырган Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллинага, Сөнчәле авыл җирлеге башлыгы Ирина Крайновага һәм Савруш авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьминга күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Александр Чубаров белән бергә, утырышта катнашучыларның көчле алкышлары астында, Алмаз Мингулов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хатын Энҗе Хөснуллинага тапшырды. «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясе» Мактау грамоталары белән Ирина Крайнова һәм Андрей Кузьмин бүләкләнде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын шулай ук шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе депутаты Алмаз Бакиров алды.
Нет комментариев