Аксубай районы чыгарылыш укучысы Бөтенроссия студентлар бәйгесендә җиңүче исемен яулады
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы чыгарылыш укучысы Бөтенроссия студентлар бәйгесендә җиңүче исемен яулады

Иске Мокшино мәктәбенең чыгарылыш укучысы «Ана теле – 2025» студентларның XVII Бөтенроссия педагогик осталык бәйгесендә иң яхшысы дип танылды.

Дилә Шәрәфетдинова Казан (Идел буе) федераль университетының 4 курсында укый.

Татар галиме һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан үткәрелгән бәйгедә Россия көллиятләре һәм югары уку йортлары студентлары катнашты.

Дилә М.Акмулла исемендәге Башкорт педагогика университеты мәйданчыгында татар теленнән ачык дәрес бирде.

Бәйгенең жюри әгъзасы, филология фәннәре кандидаты, педагогия хезмәте ветераны Альмира Ногманова да бу эшкә югары бәя бирде.

– Бәйге югары дәрәҗәдә узды, – диде педагог бәйгедән соң. – Студентлар методик яктан бик яхшы, дөрес итеп төзелгән дәресләр күрсәттеләр. Эш барышында төрле эшләр сайлап алынды һәм укучыларны актив эшчәнлеккә җәлеп иттеләр.

Югары уку йортлары студентлары арасында 3 урынны Уфа фән һәм технологияләр университетының һәм Казан (Идел буе) федераль университетының дүрт студенты бүлеште.

2 урынга Казан (Идел буе) федераль университеты һәм М.Акмулла исемендәге Башкорт педагогика университеты студентлары лаек булды.

Бәйге җиңүче дип Дилә Шәрәфетдинова танылды.

– Диләнең уңышы – очраклы түгел, закончалыклы нәтиҗә, – ди мәктәп җитәкчесе Наталия Козлова. – Ул туган телне өйрәнүгә бик иртә кызыксыну күрсәтә башлады. Бу мәхәббәт аңа гаиләдә, тумыштан ук салынган. Диләнең беренче укытучысы – аның әнисе Гүзәл Фәсхетдиновна, мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы һәм әбисе, мәктәпнең педагог-ветераны Фәридә Миншакировна Мифтахова.


Нет комментариев