Аксубай районы Беловка авылы кешеләре массакүләм өмә үткәрделәр
Беловка авылында зират һәм чишмә территорияләрен җыештыру буенча өмә оештырылды.
Һәр авылда билгеле урыннар бар. Аларның чиста һәм төзек булуы – авыл халкының намус эше. Шушы көннәрдә утызлап кешедән торган бердәм команда авыл зиратында һәм чишмәдә тәртип салу буенча зур эш башкардылар.
Бу чара кешеләрне берләштерде, һәр катнашучы активлык һәм энтузиазм күрсәтте. Халык тырышлыгы белән зиратта – чиста, чишмә территориясендә уңайлы һәм матур булып калды. Авыл кешеләре иганәче ярдәме күрсәткәннәре өчен Алексеевларга рәхмәт белдерделәр. Аларның ярдәме чараны тагын да нәтиҗәлерәк итте.
Фото Сергей Улановның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев