Аксубай районы башлыгы СВО катнашучылары балаларының Яңа ел хыялларын тормышка ашырды
Бүген Аксубайның 3нче мәктәбендә «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында бүләкләр тапшыру тантанасы булды.
Район җитәкчесе Алмаз Мингулов махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең балаларының хыялларын шәхсән үзе тормышка ашырды.
Күптән түгел район Советында акция булып узды: җитәкчеләр чыршыдан теләкләр язылган язу номерларын алдылар. Бүген мәктәп чыршысы каршына бәйрәмнең төп геройлары җыелды.
– Балачак хыяллары һичшиксез тормышка ашарга тиеш, – дип мөрәҗәгать итте балаларга Алмаз Мингулов. – Яхшылыкка һәм могҗизаларга ышаныгыз, яхшы укыгыз, өлкәннәрне тыңлагыз. Сезнең әтиләрегез батырлык һәм ныклык үрнәге күрсәттеләр – Ватан бәйсезлеген яклауга бастылар. Һәм бу сезнең өчен дә каһарманлык өлгесе.
Район җитәкчесе Мария Муравьевага һәм Самир Вафинга бүләкләр тапшырды. Аларның бертуганнары – Андрей Муравьев һәм Сәет Вафинның хыялларын «Благоустройство» ҖЧҖ директоры Илнар Сафиуллин һәм контроль-хисап палатасы башлыгы Габделәхәт Салихов тормышка ашырдылар.
Традиция буенча барысы да чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар һәм яңа ел җырын җырладылар. Балалар үзләре хыялланган бүләкләрне алдылар: балык тоту җыелмасы, чаңгы, маникюр комплекты. Кыш бабай район башлыгы һәм хезмәт җитәкчеләре йөзендә аларга шатлык һәм могҗизага ышаныч бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев