Аксубай районы башлыгы сугыш ветераны Елисей Тимирясовны Яңа ел белән котлады
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы башлыгы сугыш ветераны Елисей Тимирясовны Яңа ел белән котлады

99 яшьлек Бөек Ватан сугышы катнашучысы район башлыгыннан котлаулар кабул итте.

Камил Гилманов аның янына Яңа ел алдыннан рәхмәт сүзләре һәм теләкләр белдерү өчен шәхсән килде.

– Хөрмәтле Елисей Мурзич! Сез – районда ул куркыныч сугышның бердәнбер шаһиты, – дип мөрәҗәгать итте ветеранга Каамил Камал улы. – Без сезнең белән күп еллар бергә эшләдек. Уналты ел дәвамында сез ветераннар советын җитәкләдегез. Сугыш турында күп кенә фактларны без нәкъ менә сездән белдек. Сез өч фронтта сугышкансыз, яралангансыз. Сугыштан соң мәктәптә күп еллар балаларга белем бирдегез, лаеклы ялга чыккач район ветераннар советына нигез салдыгыз һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә һәрвакыт актив катнаштыгыз.

Район башлыгы ветеранга елның ничек тәмамлануы турында сөйләде, киләчәккә планнары белән уртаклашты. Әмма әңгәмәдән ветеранның үзе дә районда барган барлык вакыйгалардан хәбәрдар икәнлеге аңлашылды. Аның яңалыкларны безнең газетадан укып баруын ишетү рәхәт иде.

– Минем хакта онытмаганыгыз һәм игътибарсыз калдырмаганыгыз өчен рәхмәт. Мин бөтен нәрсә турында да район газетасыннан укыйм. Сүз уңаенда, район газетасы елдан-ел эчтәлекле һәм яхшырак була бара. Уңышларга, уңай үзгәрешләргә һәм райондагы барлык хәлләргә шатланам. Барлык кешеләргә дә нык сәламәтлек һәм яңа елда күкләрбезнең тыныч булуын телим, – дигән теләкләрен белдерде Елисей Мурзич.


Нет комментариев