Аксубай районы башлыгы итеп Алмаз Мингулов сайланды
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы башлыгы итеп Алмаз Мингулов сайланды

Муниципаль район Советының беренче утырышы узды.

Көн тәртибендәге төп мәсьәләләр исәбенә Татарстан Республикасы Рәисен һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауларга йомгак ясау һәм Аксубай муниципаль районы башлыгын сайлау кертелде.

Утырыш ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров һәм ТР Рәисе Идарәсенең территорияләр белән эшләү буенча баш киңәшчесе Салават Рәхимов катнашында узды.

Утырышны Сөнчәле авыл җирлеге депутаты Ирина Телешева алып барды.

Ул Татарстан Республикасы Башлыгын (Рәисен) һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулардан соң районның барлык җирлекләрендә аларның вәкиллекле органнарының оештыру утырышлары узуын билгеләп үтте. Барлык җирлекләрдә дә район Советы составына башлыклар һәм вәкилләр сайланды.

20 сентябрьдә «Бердәм Россия» сәяси партиясе депутат-әгъзалары җыелышы булды, аның нәтиҗәләре буенча район Советында тиешле фракция төзелде. Фракциянең җитәкчесе итеп Илшат Заһидуллин сайланды.

Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Наталья Сорокина Татарстан Республикасы Рәисен һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлау нәтиҗәләре турында хисап тотты. Ул җыелучыларны территориаль сайлау комиссиясенең сайлауларның гомуми нәтиҗәләре турындагы карары белән таныштырды һәм депутатлар корпусына яңа составта уңышлы эш теләде.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату мәсьәләсен карадылар.

Өченче сорау – “Аксубай муниципаль районы башлыгын сайлау турында” Александр Чубаровка сүз бирелде. Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән ул районның барлык сайлаучыларына сайлауларны уңышлы уздырганнары өчен рәхмәт белдерде һәм район башлыгы вазифасына Аксубай шәһәр тибындагы бистәсенең 5 нче сайлау округы депутаты Алмаз Мингулов кандидатурасын тәкъдим итте.

–Бер елдан артык Аксубай районы җитәкчесе булып эшләү дәверендә билгеле бер нәтиҗәләргә ирешелде, – диде ул. – Мөһим социаль объектлар, торак йортлар, юллар, мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт мәйданчыклары төзелде һәм капиталь ремонтланды. Өстәмә эш урыннары булдырылды, яңа сәнәгать предприятиеләре һәм кече бизнес объектлары сафка бастырылды, авыл хуҗалыгында, торак пунктларны төзекләндерүдә уңай үзгәрешләр булды. Алмаз Минвазыйх улы район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасында бер ел эшләү дәверендә үзен нәтиҗәле һәм җаваплы идарәче буларак танытты. Аны район башлыгы итеп сайлаганда, ул районның социаль-икътисадый үсешендәге иң катлаулы бурычларны да уңышлы үтәр дип ышанам.

ТР Рәисе тәкъдим иткән Алмаз Минвазыйх улы Мингуловның район башлыгы вазифасына кандидатурасын “БЕРДӘМ РОССИЯ” сәяси партиясе фракциясе дә хуплады. Яшерен тавыш бирү йомгаклары буенча Аксубай муниципаль районы башлыгы итеп бертавыштан Алмаз Мингулов сайланды.

– Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә миңа ышаныч белдергәннәре өчен, шулай ук Аксубай районында яшәүчеләргә гражданлык активлыгы күрсәткәннәре – сайлауларда бердәм катнашканнары һәм мине депутат буларак хуплаганнары өчен рәхмәт белдерәсем килә, – диде район башлыгы. – Бурычлар шул ук кала – барыннан да элек районны актив үстерү, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту, инвестицияләр җәлеп итү. Сезнең белән бергәләп барлык проектлар турында фикер алышып, аларны гамәлгә ашырачакбыз. Республика җитәкчелеге ягыннан да ярдәм бар. Сезгә күрсәткән ышанычыгыз өчен рәхмәт.

Аннары утырыш Алмаз Мингулов рәислегендә узды.

Утырышта район башлыгы урынбасарын да сайладылар. Ул Илшат Заһидуллин булды.

Район Советының беренче утырышында район Советының даими комиссияләрен һәм аларның составын раслау мәсьәләсе каралды.

Дүртенче чакырылыш Советының вәкаләтләре срогы тәмамлану һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылу сәбәпле, Совет утырышында Аксубай районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итү мәсьәләсе каралды.

19-20 сентябрь көннәрендә авыл җирлекләре Советларының оештыру утырышлары узды. 20 авыл җирлеге башлыгы, 1 шәһәр җирлеге башлыгы сайланды һәм дүрт авыл җирлегендә башлыклар алмашынды.

Савруш авыл җирлеге башлыгы итеп – Илнур Сафин; Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы итеп – Алексей Морозов, Иске Татар Адамсуы авыл җирлеге башлыгы итеп – Рәис Фәйзуллин, Сөнчәле авыл җирлеге башлыгы итеп Алексей Калуков сайланды. Утырышта яңа башлыкларны тәкъдим иттеләр һәм нәтиҗәле эш теләделәр.

Күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм уртак хезмәтләре өчен элеккеге җирлек башлыклары Ирина Крайновага, Андрей Кузьминга һәм Энҗе Хөснуллинага Рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.


Нет комментариев