Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы башлыгы янгыннан зыян күргән гаиләнең хәлен белде

Янгын Карасу авылындагы торак йортны юк итә, өч балалы гаилә йортсыз кала.

17 апрельдә яшь гаилә – Илзирә һәм Әнвәр Гайнуллиннарның шәхси йортында янгын чыга.

Алар янына район башлыгы Камил Гилманов һәм урынбасары Илшат Заһидуллин белән килде. Район башлыгы үз гаиләсеннән акчала ярдәм һәм өй кирәк-яраклары тапшырды.

Яшь әни олы кызын алырга балалар бакчасына барган була, ә кайтканда төтен чыкканын күреп ала, үзләренең йорты яна дип башына ди китерми, күршеләрнең берәрсе чүп яндыра дип уйлый. Ә өйгә кадәр кайтып җиткәндә, янгын телләре инде сарайдан өйгә үрмәләгән була, корылмалар якын урнашкан.

– Без йортны ана капиталына сатып алдык – мин үзем Актаныштан, ә ирем Яңа Дума авылыннан, Чаллыда заводта эшләгәндә таныштык, Аксубай районына күченеп кайтырга булдык, безгә авыл тормышы ошый, биредә өй сатып алдык. Ул зур түгел иде, без аны төзекләндердек, ремонтладык, хәтта электр үткәргечләрен дә алыштырдык, ә менә сарайда электр чыбыгында кыска ялганыш килеп чыккан, күрәсең, дип сөйләде Илзирә. – Ярый әле, бу мизгелдә беркем дә өйдә түгел иде, бәхеткә ут төнлә чыкмаган. Балалар бернәрсә дә аңларга өлгермәделәр, аларны күршеләр алып чыктылар, хәзер ни өчен башка йортта яшибез, кайчан үзебезгә кайтабыз, дигән сораулар бирәләр.

Гайнуллиннар якын арада сатып алырга ниятләгән иркен йортка күченгән инде – янгыннан зыян күрүчеләргә таныш һәм таныш булмаган кешеләр ярдәм итә, тамчыдан күл җыела, дигәндәй, дүрт йөз мең сумнан артык ярдәм акчасы җыелган инде. Яңа йорт 550 мең сум тора. Хуҗалар өйгә бәяне кыйммәт сорамыйлар һәм шунда ук кереп яшәргә рөхсәт иткәннәр. Илзирә һәм Әнвәр әйтүенчә, беренче минутлардан ук аларга җирлек башлыгы Рәсим Фәхретдинов ярдәм итә – ул бик борчыла, гаиләгә йорт таба, үзе дә ярдәм кулы суза, авыл халкы арасында янгыннан зыян күрүчеләргә ярдәм җыюны да оештырган.

– Якын арада сезгә районнан ярдәм күрсәтеләчәк, шул исәптән социаль яклау линиясе буенча – барлыгы 150 мең сум тирәсе, – дип шатландырды яшь гаиләне Камил Камал улы. – Безнең район халкы бердәм, әлегә кадәр беркемне дә бәладә ялгыз гына калдырганыбыз булмады.

Ирле – хатынлы Гайнуллиннар район башлыгына һәм авыл җирлеге җитәкчесенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр, район кешеләренең бик ярдәмчел һәм игелекле булуларын билгеләп үттеләр – Карасу, Яңа Дума авыллары халкы, Пионер, Трудолюбово мәчетләре, Карасу мәктәбе коллетивы ярдәм иткәннәр.

– Без бит хәтта җирле халык та түгел, ә шулай да безгә ярдәм итәләр, һәркемгә түбәнчелек белән баш иябез. Яхшылык чикләрне белми, хәтта әнинең туган районы Мөслимнән дә рәис машина җибәргән – әйберләр җыйганнар, акчалата ярдәм күрсәттеләр. Безгә күрсәткән ярдәмнәр, игелекләр һәркемгә мең мәртәбә булып әйләнеп кайтсын, – дип теләде күп балалы ана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев