Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы башлыгы якташларын үз теләкләре белән иреклеләр сафына басарга һәм хәрби хезмәт үтү өчен контракт төзергә чакырды

Патриотизмны тәрбияләү һәрвакытта да Аксубай районы гражданнарының үсеп килүче буынын тәрбияләүдә өстенлекле булды.

Без әтиләребез, бабаларыбыз, Бөек Ватан сугышында катнашучылар батырлыкларында тәрбияләндек.

Бүген дә район халкы арасында Ватанны сакларга әзер патриотлар шактый күп дип ышаныч белән әйтә алабыз. Моны өлешчә мобилизация дә күрсәтте, ул безнең төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләренә, аларның якыннарына кагылды.

Безнең дистәләгән якташларыбыз, махсус операциянең беренче көннәрендә үк хәрби хезмәт үтү контрактына кул куеп, үз теләкләре белән яклаучылар сафына бастылар. Дәүләт бүген армия барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителсен өчен барысын да эшли, без үзебезең мобилизацияләнгән якташларыбызга бөтен район белән ярдәм итәбез, махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җибәрәбез. Без һәр яклаучыбыз белән даими элемтәдә торабыз, аларның гаиләләре белән очрашабыз, аларга социаль проблемаларны хәл итүдә ярдәм итәбез.

Бүген хәрби комиссариатлар контракт хезмәтенә чакыруны игълан итәләр. Актив, Ватан язмышына битараф булмаган яшьләрне волонтерлар сафына керергә чакырам. Контракт буенча хезмәт итәргә теләк белдергән хәрби хезмәткәрләр кайда хезмәт итәргә, махсус хәрби операциядә катнашыргамы яки солдат һәм офицерлар махсус хәрби операция зонасына җибәрелгән хәрби частьларда хезмәт үтәргәме, үзләре сайларга тиеш.

Иртәме-соңмы махсус хәрби операция тәмамланачак. Әмма Җиңү безнең якта булсын өчен, һәрберебездә улларыбызның Ватаныбыз алдында бурычларын үтәү, гаиләбез, үзебезнең якыннарыбыз һәм бөек Россиянең киләчәге өчен җаваплылык хисләре уянырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев