Аксубай районы башлыгы АПКның яшь хезмәткәрләре белән очрашты
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы башлыгы АПКның яшь хезмәткәрләре белән очрашты

Эшлекле очрашу район Советында узды.

Кунаклар арасында үсемлекчелек, терлекчелек, ветеринария хезмәте тармагының яшь белгечләре дә бар иде. Алар күптән түгел генә уку йортларын тәмамлап, диплом белән туган районнарына кайтып, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәт эшчәнлеген уңышлы башлаганнар.

Район җитәкчесе белән әңгәмә иркен һәм җанлы атмосферада узды. Катнашучылар эш шартлары, хезмәт хакы дәрәҗәсе, торак шартлары, һөнәри үсеш перспективалары турында фикер алыштылар. Очрашуда шулай ук игътибарны «Кадрлар» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Кадрларны яңадан әзерләү һәм квалификация күтәрү буенча дәүләт программаларына юнәлттеләр. Чөнки авыл хуҗалыгын уңышлы үстерү өчен вакыттан калышмау мөһим: үсемлекчелектә һәм терлекчелектә заманча технологияләр кертү һәм инновацион алымнар куллану.

– Агросәнәгать комплексына авыл хуҗалыгын үстерүгә заманча карашлы энергияле, белемле профессионаллар килүе сөендерә, – диде Алмаз Мингулов. – Мин ышанам, бергәләп эшләү нәтиҗәсендә, без авыл хуҗалыгында хезмәтне яшьләр өчен абруйлы һәм киләчәкле итәчәкбез.


Нет комментариев