Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы Башкарма комитеты БПЛА һөҗүме куркынычы янаганда куркынычсызлык кагыйдәләрен искәртә

Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты халык өчен пилотсыз очу аппаратлары (БПЛА) һәм ракеталар һөҗүме куркынычы янаганда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында белешмәлек бастырып чыгарды.

Куркыныч турында сигнал алган очракта, кичекмәстән шәхси куркынычсызлык чараларын күрергә кирәк. Мөмкинлек булса, якындагы сыену урынына яки җир асты корылмасына керергә, сабырлык сакларга һәм гадәттән тыш хәлләр хезмәте күрсәтмәләрен үтәргә кирәк.

Әгәр сез якындагы сыену урынының кайда икәнен белмисез икән, бу хактагы мәгълүматны гадәттән тыш хәлләр хезмәтенең бердәм 112 номеры буенча белергә мөмкин.

Халыкка түбәндәгеләрне истә тоту кирәклеге искәртелә:

  • сабырлык сакларга һәм паникага бирелмәскә;
  • кичекмәстән куркынычсыз урынга күчәргә;
  • хакимият органнарының һәм гадәттән тыш хәлләр хезмәтләренең рәсми хәбәрләрен күзәтеп барырга;
  • шикле әйберләргә кагылмаска һәм оператив хезмәтләр эшенә комачаулый торган мәгълүматны интернетта куймаска.

Гадәттән тыш хәл килеп чыкканда 112 телефонына шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев