Аксубай районының Мактаулы гражданины Анатолий Афанасьевич Савинов 75 нче яшендә вафат булды.
Район тарихында ул мәңгегә ихтыяр көче, оештыру сәләте һәм гаҗәеп кешелеклелек сыйфатлары булган абруйлы җитәкчеләр арасында калачак.
Кырык елдан артык гомерен Анатолий Савинов районның авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган.
Яңа Мокшино авылы егете Чабаксар авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый, армиядә хезмәт итә. 25 яшендә Аксубай май заводы директоры вазыйфасына билеләнә. Ә моңа кадәр ул «Сульча» колхозында агроном, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең әзерлек инспекциясе җитәкчесе булып эшли.
Савинов җитәкчелек иткән елларда Аксубай май заводы район хуҗалыкларыннан 90-95 тонна сөт кабул итә, эш ике сменада оештырыла. Завод республика һәм Россия ярышларында алдынгылар арасында була.
1978 елда Анатолий Афанасьевич Красные Герои исемендәге колхозны җитәкли. Һәм предприятиене лидерлыкка чыгарудан тыш, ул 10 ел рәислек итү дәверендә биредә күпердән алып мәдәният йортына кадәр 64 объект төзегән.
1985 елда Анатолий Савинов «ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеменә лаек була.
Аннан соң ул автомат-дуңгызчылык комплексын җитәкли. Һәм бу предприятиене республикада алдынгы позицияләргә чыгара!
Төрле елларда Анатолий Афанасьевич район башкарма комитеты рәисе урынбасары, район хакимияте башлыгы урынбасары булып эшли.
1995 елда ул «Аксубай» совхозын җитәкли. Иң катлаулы елларда Анатолий Савинов предприятиене кризистан чыгара, биредә беренче тапкыр шикәр чөгендере үстерелә башлый, өстәвенә аның плантацияләре йөз гектардан артып китә. Ә бу хуҗалык районда ул вакытта хезмәт хакын акча белән түләгән бердәнбер предприятие була. Сөт җитештерүдә югары күрсәткечләр өчен Анатолий Савинов Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев кулыннан Диплом ала.
2007 елның апрелендә район һәм республика җитәкчелеге үтенече буенча Анатолий Савинов банкрот дип танылган «Аксубайсервис» ҖЧҖне җитәкли, монда хәтта аның үз конторасы да булмый. Ул элеккеге «Сельхозхимия»гә җитәкче булып килгән вакытта ут та, җылылык та, техника да булмый, эшчеләр айлар буе хезмәт хакы алмаган була. Бер ел эчендә ул предприятиене күтәреп кенә калмый, техника да сатып ала, ярдәмче предприятиедә эшне дә оештыра, ә хезмәткәрләргә эш хакы буенча бурычларны да түли. Матди-техник базаны ныгыта һәм актив ярдәмче хуҗалык алып бара. 2012 елда Анатолий Савинов «Агрохимия хезмәте алдындагы хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнә.
Анатолий Савинов тумыштан җитәкче сыйфатларына ия булган һәм халык өчен барысын да эшләгән. Гадел һәм намуслы кеше, компетентлы һәм җаваплы белгеч булган, һәрвакыт үз фикерен белдерә алган. Ул һәрвакыт ачык кеше, киңәшләре, эш-гамәлләре белән ярдәм иткән, иптәшләренә ярдәм кулы сузган һәм кайда гына эшләсә дә, үзенең канаты астында булган һәр эшче турында аталарча кайгырткан.
Анатолий Афанасьевичны тормышының төрле этапларында аның дусты булган, аның белән кулга-кул тотынып эшләгән һәм аның белән аралашкан һәркем аны шулай истә калдырачак.
Анатолий Афанасьевич Савинов белән хушлашу 15 апрельдә, ул озак еллар яшәгән йортта – Горький урамындагы 28 а йортында (Октябрьнең 60 еллыгы тыкрыгы) була.
Нет комментариев