Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Киләчәккә билет» һөнәри юнәлеш программасы кысаларында «Татавтодор» ААҖдә булдылар.
Балаларга районда юлларны ничек салуларын һәм карап тотуларын күрсәттеләр. Аларны бигрәк тә өслекнең сыйфатын һәм озак вакытлылыгын тикшерә торган лаборатория кызыксындырды. Предприятиедәге бөтен процессны, оперативлык һәм нәтиҗәлелек тәэмин итеп, компьютер системасы күзәтеп торуын белгәч, яшүсмерләр гаҗәпләнделәр.
Юл хуҗалыгында заманча технологияләр балаларда көчле тәэсирләр калдырды. Алар актив рәвештә сораулар бирделәр. Ә инде «Бу тармакта эшләү өчен кайда укырга?», дигән сорау иң мөһим сорауларның берсе булды.
Фото «Хыял» приюты архивыннан.
Нет комментариев