Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай пенсионеры чаңгы юлын көздән үк әзерли

Кышын чаңгы шуу – Аксубай халкы өчен иң яраткан шөгыль.

Күпчелек кеше чаңгы базасы территориясендә чаңгы шууны өстен күрә – биредә җитди күнегүләр өчен дә, урманда саф һавада рәхәтләнеп йөрү өчен дә махсус трасса бар. Кемдер спорт казанышларына омтыла һәм ипподром периметры буенча зур чаңгы юлында шөгыльләнә, кемдер икенчесен өстен күрә. Чаңгы юлы әкияти сихри урман пейзажы тирәсенннән уза.

– Ел саен көздән, кар яугач ук, иптәшем белән чаңгы юлын әзерли, тоткарлыксыз узар өчен куаклыкларны, ботакларны балта белән чистарта идек, – дип сөйләде 74 яшьлек пенсионер Иван Цветков. – Кызганычка каршы, иптәшем вафат булды. Узган ел, ноябрь аенда, җиргә кар ятуга ук, мин берүзем балта белән чыктым, җәй буе үскән вак куак, ботакларны чабып, чаңгы юлын салдым.

Бүген бу чаңгы юлында балаларны да, пенсионерларны да, оешмалар хезмәткәрләрен дә очратырга мөмкин. Алар әйләнә-тирә мохиткә сокланып, ашыкмыйча гына шул юлдан шуып узалар. Саф һавада йөрү бик күңелле, бик файдалы, кышкы матур ял. Баксаң, Аксубайның битараф булмаган кешеләре аның турында кайгыртканнар икән. Актив пенсионер Иван Цветков шундыйларның берсе. Ул үзе дә чаңгыда йөрергә ярата, Россия чаңгы юлы узышларына да килә. Ниндидер нәтиҗәгә ирешер өчен түгел, ә ак кар өстеннән салынган чаңгы юлы буйлап рәхәтләнеп шуып йөрү, кешеләр белән бер дулкында булу һәм җиңүчеләр өчен шатланыр өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев