Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай пенсионеркасы спиртлы эчемлекләр саткан өчен суд тарафыннан җәзага тартылган

Аксубай районы прокуратурасы Аксубай районында яшәүче 76 яшьлек хатын‑кызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Судта ачыкланганча, элек РФ КоАПның 14.17.1 маддәсенең 1 өлеше буенча алкоголь һәм спиртлы продукциясене ваклап саткан өчен административ җәзага тартылган гаепләнүче зат, 2026 елның 7 гыйнварында, якынча 11 сәгать 10 минутта, үз йортында «Тикшерү сатып алуы» оператив-тикшерү чаралары кысаларында «Казанская Престижная» дигән ике пыяла шешәдә (0,5 литр һәм 0,25 литр күләмендә) 300 сумга алкоголь продукциясен законсыз ваклап саткан.

Шуны истә тотарга кирәк: мондый гамәлләр аянычлы нәтиҗәләргә китерә: спиртлы эчемлекләр еш кына гаиләләрдә бәла-каза чыганагына әверелә – ул якыннар арасында ышанычны какшата, ызгыш-талаш, көч куллану һәм финанс кыенлыклары тудыра. Алкогольне өйдән үк җитештергәндә һәм сатканда, бу куркыныч тагын да арта; формаль булмаган сатучыларның гамәлләре хәмерне чиктән тыш кулланырга яратучыларны тагын да күбрәк эчкечелеккә этәрә.

Мондый закон бозулар җәзасыз калмый: өйдән алкоголь сатучы затлар, хокук бозуларның авырлыгына һәм кабатлануына карап, административ яки җинаять җаваплылыгына тартыла.

Гаепләнүче зат җинаять кылуда үз гаебен тулысынча таныган.

Аксубай район суды карары белән гаепләнүче зат РФ Җинаять кодексының 171.4 маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан һәм аңа 50000 сум күләмендә штраф салу җәзасы билгеләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев