Аксубай педагогия училищесын тәмамлаган кыз хезмәт юлын мәктәп китапханәсендә эшләүгә багышлый
Кәкре Күл авылында яшәүче Мария Ивановна Агафонова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Күпчелек өлкән буын кешеләре кебек үк, Мария Ивановнаның да артында лаеклы һәм намуслы үтелгән озын һәм катлаулы тормыш юлы бар. Ул үз гомерендә шатлыкларны да, кайгыларны да кичергән. Аның балачагы һәм яшьлеге авыр сугыш һәм сугыштан соңгы чорларга туры килгән.
Ул Югары Баланда авылында туган. Җиде балалы Грановлар гаиләсендә Маша дүртенчесе булган. Әтисе яу кырында ятып кала. Кыз Аксубай педагогия училищесында белем алган, хезмәт юлын Кәкре Күл мәктәбендә китапханәче булып башлаган, һәм шунда гомере буе эшләгән. 1956 елда ул гомер юлдашы – укытучы Геннадийны очраткан. Ире белән алар дүрт балага: Светлана, Сергей, Елена һәм Федорга гомер бүләк иткәннәр һәм аларның һәрберсе җәмгыятьтә лаеклы урын алган.
Мария Ивановнаны үҗәтлек һәм ныклык сыйфатлары гомер буе озата бара, авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Ә кыенлыклар аз булмый: зур хуҗалык, балалар, бакча, хезмәт.
Геннадий Федорович 86 яшендә вафат була. Мария Ивановна үзе генә гомер итсә дә, ялгыз түгел. Якыннары аңа бик игътибарлы, даими рәвештәкилеп, хәлен белеп торалар. Оныклары һәм оныкчыклары (алар 11әү), күпсанлы туганнары да онытмыйлар, киләләр, аралашалар, кайгырту һәм игътибар күрсәтәләр.
Юбиляр 90 яшендә дә тормышка оптимизм белән карый. Аның озын гомер сере нәрсәдә? Җавап гади — авыр хәлләрдә дә тормыштан ямь таба белү сәләтендә.
Мария Ивановнаны истәлекле туган көне белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Тимирясов җылы котлады, район башлыгының Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.
– Чын күңелдән сәламәтлек һәм бәхет телим, – диде ул. – Якыннарыгызга шатлык китереп, тагын күп еллар яшәгез.
Котлауларга Кәкре Күл авыл җирлеге башлыгы Сергей Елисеев та кушылды. Юбиляр бүләкләрне һәм теләкләрне рәхмәтләр укып кабул итте. Кунаклар исә саубуллашканда 95 яшьлек юбилейга да килергә вәгъдә бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев