Аксубай паркында җәйге көйләр яңгырады
Гуляев паркында Әлмәтнең «Чулпан» вокал ансамбле матур чыгыш ясады.
Кич җылы һәм күңелле атмосферада узды. Скверда төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләре, балалы гаиләләр җыелды. Алар вокалчылар башкаруындагы җырларны кызыксынып һәм игътибар белән тыңладылар. Сәхнәдән заманча рус һәм татар композицияләре яңгырады. Тамашачылар артистларга бердәм алкышлар белән рәхмәт белдерделәр.
Ансамбльдә катнашучылар тыңлаучылар белән бик теләп аралаштылар, алар арасында дусларча әңгәмә туды. Коллективка биш ел. Бу вакыт эчендә ул күп кенә мәдәни чараларда һәм иҗади бәйгеләрдә катнашырга, шулай ук «Талантлар фестивале»нең I дәрәҗә лауреаты булырга өлгергән. Узган ел ансамбль «Шәһәрнең мәдәни мохите» проектына кушылды. Нәкъ менә шушы проект ярдәмендә аксубайлылар белән җылы очрашу булды да инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев