Аксубай район мәдәният йорты баянчылары Татарстан балалар сәнгать мәктәпләре укучылары арасында «Кама таңнары» III Республика татар музыка сәнгате бәйгесендә уңышлы чыгыш ясадылар.
Глеб Мясников I дәрәҗә лауреат булды.
Үз яшь төркемендә Ксения Романова, Семен Крайнов һәм Айгөл Насртдинова II дәрәҗә лауреатлар булдылар. Яшь музыкантларның казанышын хокуклы рәвештә аларның укытучысы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Крайнова да бүлешә.
Фото: район мәдәният йорты архивыннан.
Нет комментариев