Үзәк паркта “Эсселек башланды. Үзәктә гаилә” милли проектының чираттагы концерты булды.
Аксубай халкы һәм район кунаклары, буш вакытларын кызыклы итеп үткәрү өчен, җәйге эстрада сәхнәсе янына җыелдылар.
Бу кичне тагын бер гаилә Башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хатын һәм бүләк алды. Бу күптән түгел генә никахлашучы Николай һәм Кристина Ильмухиннар. Алдагы кичләрдә шул ук сәхнәдә Александр Степанович һәм Валентина Андреевна Ильмухиннар, аннары аларның уллары Андрей һәм киленнәре Оксана гаилә кыйммәтләрен саклаган өчен бүләкләр алган иде. Һәм менә Ильмухиннарның өченче буынына изге теләкләр әйтелде.
Чараның рәсми өлешен район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Тимирясов ачты.
– “Эсселек башланды. Үзәктә гаилә” проекты гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлтелгән, – дип билгеләп үтте ул. – Яшь парга чын күңелемнән мәхәббәт һәм бәхет телим.
Җыелучыларны “Чистай электр челтәрләре” Аксубай РЭСы филиалы башлыгы урынбасары Сергей Башатов сәламләде.
– Яңа гаилә корган ир белән хатынның барлык хезмәт коллективы исеменнән гаилә корулары белән котлыйм, – диде ул. – Бәхет, мәхәббәт, сәламәтлек телим.
Программада район мәдәният йорты артистлары, Иске Кыязлы авыл мәдәният йортыннан “Сандугач” вокал төркеме һәм “Саврăш ень” иҗат коллективы чыгыш ясады. Тамашачыларны “Аксубай егетләре” балалар ансамбленең яшь музыкантлары чыгышлары белән шатландырды.
Бу кичне балаларга бигрәк тә күңелле булды. Алар өчен уен программасы оештырдылар. Балалар анда актив катнаштылар, шатландылар, уйнадылар, сикерделәр.
Нет комментариев