Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай музеенда студентлар өчен яңа ел төне оештырдылар

Туган якны өйрәнү музеенда Аксубай универсаль технологияләр техникумы шәкертләре белән «Музейда Яңа ел төне» дип аталган квест-уен оештырылды.

Бусагада балаларны Кыш бабай белән Кар кызы каршы алды. Әкият персонажлары белән студентлар музей экспозицияләре буенча яңа ел сәяхәтенә чумдылар. Һәр тарихи залның үз темасы бар. Яшьләргә мәктәп программасыннан төрле фәннәр буенча белгәннәрен искә төшерергә туры килде. Алар алып баручыларның биремнәрен уңышлы үтәделәр һәм үзенчәлекле сынау уздылар.

«Музейда Яңа ел төне» балаларны иҗатка да җәлеп итте. Кунакларга гипстан ясалган яңа ел уенчыкларын буяу буенча осталык дәресендә катнашу аеруча ошады. Кызыклы квест татлы тәм-томнар алу белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев