Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай музеенда Геннадий Золин картиналары күргәзмәсе ачылды

Туган якны өйрәнү музеенда һәвәскәр рәссам Геннадий Золинның “Родные напевы” дип исемләнгән шәхси картиналары күргәзмәсе ачылды.

Җирле автор эшен карарга сәнгать иҗатын яратучылар, ветераннар оешмасы вәкилләре җыелды. Алар картиналарны зур кызыксыну белән карадылар, эшләрнең үзенчәлеген билгеләп үттеләр – алар җанга тынычлык бирә торган, якты, нәзакатле. Аларда шулай ук җирле төсләр дә бар.

Картиналарда ел фасыллары сурәтләнгән – рәссам кояшлы җәйдә дә, карлы кышта да, ямьле язда һәм алтын көздә дә әйләнә-тирә дөньяның матурлыгын ачып бирә. Шулай ук автор әсәрләрендә сугыштан соңгы вакытка туры килгән балачагы – Аксубай турындагы хатирәләре белән дә уртаклаша.

– Геннадий Иванович– күпкырлы талантлы шәхес, ул киң күңелле һәм игелекле кеше, – дип тәкъдим итте рәссамны музей директоры Наталия Куштукова. – Аның картиналары ачыклыгы белән җәлеп итә, һәр сюжет – тормыш тарихы, үткәннәргә караш.

Ул Геннадий Золинга туган якны өйрәнү музеенда хезмәттәшлек һәм күргәзмә оештыру өчен диплом тапшырды.

Геннадий Иванович бу эш белән ничек мавыгып китүе, картиналар ясау процессының ничек узуы, аны нәрсә дәртләндерүе һәм кызыксындыруы турында сөйләде.

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Крайнова җитәкчелегендәге “Аксубай егетләре” баянчылар халык ансамбле һәм “Шәфкатьлелек берлеге” кашык белән көй чыгару ансамбле чыгышлары күргәзмәне ачуга җыелган халык өчен күңелле сюрприз булды. Музейда җанлы музыка яңгырады. Яшь талантлар тамашачыларны үз чыгышлары белән сөендерделәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев