Бүген район советында атналык планерка күңелле котлаулар белән башланып китте.
Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин барысын да Җирле үзидарә көне белән котлады һәм хезмәттәшләренә район үсеше өчен уңышлар теләде.
Илшат Заһидуллин район Башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ләйсән Зәйдуллинаны туган көне белән котлады, чәчәк бәйләме тапшырды. Ләйсән Сәмигулла кызы муниципаль системада 13 ел эшли.
Нет комментариев